Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында республика Хөкүмәтенең хисабы каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ирешкән нәтиҗәләр турында Наил Залаков сөйләде. 2022 елда республика аграрийлары тарафыннан 5,2 млн.тонна икмәк уңышы җыелган, Татарстан тарихында беренче мәртәбә 2 млн. тоннадан артык сөт савылган.
Узган ел йомгаклары буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе 334,1 млрд.сумлык булган, җитештерү индексы – 125,9%. Азык-төлек эшкәртү сәнәгате предприятиеләре дә уңай динамика күрсәттеләр. Җитештерү индексы - 103,8%, 292,3 млрд сумлык продукция чыгарылган.
Агросәнәгать комплексы объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 129 объектта 613,9 млн.сумлык эшләр башкарылган, шул исәптән 73 җәмәгать инфраструктурасы объектында һәм 56 агросәнәгать комплексы объектында. “Дәүләт программасы кысаларында быел тармакны үстерүгә 13,8 млрд. сум каралган. Авылга ярдәм күрсәтү республика бюджетыннан да, федераль бюджеттан да тулы күләмдә сакланып калды, дип аңлатты Наил Залаков. Моннан тыш, сатылган ашлыкны субсидияләүгә якын арада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 355 млн сум өстәмә акча бүлеп бирү планлаштырыла”.
Наил Залаков шулай ук агымдагы чор күрсәткечләренә тукталды. Гыйнвар-февральдә 316 мең тоннадан артык сөт савылган, үсеш 9 процент тәшкил итә, 80 мең тонна тирәсе терлек һәм кош ите сатылган (98%), йомырка җитештерү узган елга карата 106,5% тәшкил итә, бу 14 миллион данәгә күбрәк. Шул ук вакытта чимал сөтен сатып алу бәяләренең төшүе күзәтелә, бу, әлбәттә, терлекчелек тармагына тискәре йогынты ясый.
Быелгы чәчү мәйданы узган ел дәрәҗәсендә булачак - 2,7 млн.га. Бөртекле, кузаклы культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш ихтыяҗга карата 130% тәшкил итә. “Сатып алына торган орлыкларны кайтару дәвам итә. Кукуруз орлыгы белән тәэмин итлеше - 98%, шикәр чөгендере - 99% һәм көнбагыш орлыгы - 93%. Орлыклар кайтаруны көндәлек режимда күзәтеп торабыз, хәтәрлекләр һәм өзеклекләр күзәтелми”, – дип хәбәр итте нотыкчы.
Чыгышлар буенча фикер алышканда профильле комитет әгъзалары республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләреннән сөткә бәяләр кую, азыкның үзкыйммәтен формалаштыру мәсьәләләре, агросәнәгать комплексының кредит портфеле белән кызыксындылар.
Профильле комитет әгъзалары барлык хакимият органнарының оешкан төстә эшләүләрен билгеләп үттеләр, шуның аркасында билгеләнгән планнарны тулысынча диярлек тормышка ашырырга, республика алдында торган бурычларны һәм төбәк, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек булды. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев билгеләп үткәнчә, профильле комитетның барлык әгъзалары да ел дәвамында даими рәвештә профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән конструктив хезмәттәшлек итәләр. “Башкарылган эшләр нәтиҗәсе буларак, органик продукция җитештерүне үстерү, азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм иминлеген тәэмин итү буенча аерым чаралар турында, хайваннар белән эш итү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында мөһим республика законнары кабул ителде”, - дип, искә алды Таһир Һадиев.
2022 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап депутатлар тарафыннан игътибарга алынды.