Бүген Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннарны кисәтүгә һәм бетерүгә әзерлек турында сөйләштеләр.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов «Авыл хуҗалыгы оешмалары җирләрендә коры үләнне һәм камылларны рөхсәтсез яндыруны булдырмау чаралары турында»гы нотык белән чыгыш ясады.
Видеоконференцэлемтә режимындагы чарага республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.
Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итүенчә, узган 2022 елда республика территориясендә урман янгыннары һәм табигый янгыннар булдырылмый калган. Гомумән, республикада узган ел ачык территорияләрдә коры үләнне, чүп-чарны һәм каты көнкүреш калдыкларын яндыруга бәйле 2 069 янгын очрагы теркәлгән, бу якынча 1 млн. кв. м. территорияне биләгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты республика территориясендә быел табигый янгыннар килеп чыгу ихтималын киметү һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен янгынга каршы махсус режим урнаштыра торган карар кабул итте (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 30 мартындагы карары). Әлеге хокукый акт республиканың торак пунктларын янгыннан яклауны ныгытуга юнәлдерелгән кисәтү чаралары комплексын күздә тота.
2023 елның 17 апреленнән 10 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру, шулай ук урманнар белән чиктәш булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә ачык учакта ризык әзерләү тулысынча тыела.
Рафаэль Фәттахов үзенең нотыгында коры яз килүгә бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы оешмалары җирләрендә янгыннар чыгу куркынычы арту турында сөйләде. Янгыннарны кисәтү буенча даими рәвештә күрелә торган чараларга да карамастан, 2023 елда авыл хуҗалыгы объектларында 11 янгын чыгу очрагы булган, алар арасында камылларны, узган елгы урып-җыю калдыкларын яндыру очраклары теркәлмәгән. Янгын аркасында 2 техника һәм 9 корылма юкка чыккан.
Рафаэль Фәттахов шулай ук, коры үлән үсемлекләрен яндырып, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Федераль дәүләт ярдәменнән мәхрүм ителергә мөмкин булуга басым ясады.