Көзге культураларда шикәр күләмен анализлау нәтиҗәләре аларның уңышлы кышлавын күрсәтте: куаклану төеннәрендә шикәр күләме уртача 20% тәшкил итә.
Көздән тоташ яуган яңгырлар аркасында тамыр системасы тарафыннан үзләштерелә торган азот нитраты язгы агым сулар белән туфракның тагын да тирәнрәк катламнарына күчкән, шуңа күрә язгы тукландыруда азот дозасын 5-10%ка арттырырга киңәш ителә.
Азотлы ашламаларның һәр төренең үз технологик үзенчәлеге бар, ашламаның максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы тукның конкрет формасы үзенчәлекләренә бәйле. Коры һава торышы урнашу (яңгырлар булмау), ә төннәрен салкын температура (-2ºС) саклану сәбәпле, беренче тукландыруны гектарга 40-50 кг аммиак селитрасы кертүдән башларга кирәк.
Аммиак селитрасын кулланганда икенчел тамыр системасы активрак үсеш ала, үсемлекләрнең куаклануы көчәя, тизрәк үсәләр һәм яфраклана башлыйлар.
Бу технологик алым пар җирләрендә һәм башка үсемлекләрдән бушаган җирләрдә чәчелгән көзге культуралар өчен аеруча файдалы, дип әйтәләр учреждение белгечләре.