Россия авыл хуҗалыгы банкының (Россельхозбанкның) цифрлы яңа сервисы Үз Фермерлыгым (Своё Фермерство) экосистемасында агробизнесның җитештерүчәнлеген ике мәртәбә арттырырга ярдәм итәчәк

2023 елның 17 марты, җомга

«АгроСигнал» сервисы кырларны, чәчүлекләрне һәм авыл хуҗалыгы техникасы эшен мониторингларга,  кыр тикшеренүләрен уздырырга һәм аларның нәтиҗәләрен тиз цифрлаштырырга, кадастр исәбен алып барырга, агрооперацияләр буенча төп күрсәткечләрне реаль вакыт режимында күзәтеп барырга, шулай ук җитештерү планын булдырырга һәм максималь табышлы  бюджет  сайларга  ярдәм  итә. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы техникасы эшен мониторинглау бүлегендә сервисдан  файдаланучылар техниканың буш тору   статистикасын һәм җайланмаларның эшчәнлек тизлеге бозылуын күрә алалар, маршрутлар буенча хәрәкәтне контрольдә тота һәм кимчелекләрне, шулай ук ягулыкны  рөхсәтсез салу  һәм  агызуны ачыклый алалар. Ә кырлар һәм чәчүлекләр мониторингы бүлегендә сервисдан файдаланучылар  спутниктан алынган фотолар, метеомәгълүмат  һәм NDVI индексы нигезендә үсемлекләрнең торышын  контрольдә тота алалар.


 Сервисны гамәлгә кертү бизнес белән идарә итүдә кайбер киң таралган катлаулыкларны (түбән җитештерүчәнлекне, чәчүдә, уңышны эшкәрткәндә һәм җыйганда операцияләр технологиясенең бозылуын) хәл итәргә ярдәм итә, бу җитештерүнең бизнес-күрсәткечләрен шактый яхшырта. Аны эшләүчеләр бәяләвенчә, сервисдан  файдаланучылар чыгымнарны киметү исәбенә табышлылыкны 25%ка  арттыра, уңдырышлылыкның  үсешен   15%ка  кадәр арттыра, ягулык-майлау материалларын куллануны 50%ка кадәр киметә, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген 2 мәртәбә арттыра  алалар.  


Бүгенге көндә бизнес белән нәтиҗәле идарә итү һәм ресурсларны нәтиҗәле бүлү мәсьәләләре илебез аграрийлары алдында аеруча кискен тора, шуңа күрә Россиянең күп фермерлары агробизнесның табышлылыгын арттыру өстендә күптән инде эшлиләр. «АгроСигнал» сервисы бәясенең һәркем өчен  кулай  булуы һәм нәтиҗәлелеге расланган  булуы аркасында популярлык алачак һәм Своё Фермерство платформасының башка цифрлы чишелешләре белән бергә   җитештерүчәнлекне арттыру һәм теләсә нинди масштабтагы бизнеста чыгымнарны киметү өчен аграрийларга  менә дигән ярдәмче булачак.


Своё Фермерство платформасы ярдәмендә тагын  да  күбрәк хуҗалыклар    цифрлы игенчелекнең алдынгы чишелешләреннән файдалана  алачак. Төп максат - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә уңышны арттырырга, ресурсларны нәтиҗәле кулланырга һәм чыгымнарны киметергә ярдәм итү.
 
Своё Фермерство платформасыннан  файдаланучылар  төрле масштабтагы бизнес мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән берничә тариф  планын куллана  алалар.  Аларны сайлау кыенлыгы  һәм масштаблары конкрет дәрәҗәдә булган бизнес өчен кирәкле пакетның функциональ тутырылуына бәйле. Шулай итеп, сервисның  технологик инновацияләреннән  һәркем файдалана  ала.  Сервиска кушылу  өчен заявканы Своё Фермерство сайтында цифрлы сервислар бүлегендә калдырырга мөмкин.


«АгроСигнал» сервисы Россельхозбанкның партнеры – үзебезнең илнең «ИнфоБис» агротехкомпаниясе һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен Россиянең мәгълүмат системаларын һәм программаларын эшләүче тарафыннан эшләнгән. Компания портфелендә Россиянең 40 төбәгендә 500дән артык канәгать клиент һәм идарәдә  8 млн.гектардан артык кыр бар. 2018 елдан компания Интернет-инициативаларны үстерү фондының (ФРИИның) стратегик партнеры булып тора, ә 2019 елдан - Digital Agroныкы (“Уралхим” берләштерелгән химия компаниясе (ОХК). 


Россельхозбанкның Своё Фермерство экосистемасы цифрлы чишелешләрне  һәм сервисларны берләштерә, алар кече фермер хуҗалыкларына өстәмә чыгымнарсыз  көндәлек бурычларын  башкаруны  автоматлаштырырга һәм бизнесны  үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Экосистеманың төп мәгълүмат сервислары блогы – ул агротехнологик чишелешләр, алар фермерга чыгымнарны киметергә һәм җитештерүчәнлекне арттырырга ярдәм итә. Бүген Своё Фермерство платформасының цифрлы сервислары витринасында 50дән артык чишелеш тәкъдим ителгән, шул исәптән терлекчеләр, игенчеләр  һәм балык үрчетүчеләр өчен махсус сервислар, шулай ук агробизнесның теләсә кайсы юнәлеше өчен унификацияләнгән чишелешләр бар.

 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International