Терлекчелек тармагының агымдагы 2 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика  районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек тармагы  агымдагы елның 2 аендагы эшенә йомгаклар  ясадылар.   Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.


Чарада муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты. Киңәшмәдә терлекчелек тармагының  актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 


Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук хуҗалыкларның эшен анализлауга аерым  игътибар бирде.   
Бүгенге көнгә 260 мең тонна сөт савылган, узган  елның  шушы  чорына  карата үсеш 29 мең тонна, ягъни 112% тәшкил итә. 2 айда бер  сыердан  савым 10%ка арткан. Савымны  күбрәк  күләмдә арттыручылар  арасында:  Минзәлә, Кукмара, Азнакай, Мөслим, Алабуга, Бөгелмә, Мамадыш, Саба, Балтач, Арча, Әлки һәм Зеленодольск  районнары.


Иткә  килгәндә, ул ике  айда 67 мең тонна   җитештерелгән, шуннан  16 мең тоннасы сыер ите, 2022 елга карата  үсеш - 2%. Дуңгыз ите - 15,5 мең тонна, 100,4%,   кош-корт ите – 35, 266 мең тонна,   443 тоннага  күбрәк.


Мөгезле эре терлекләрне 2022 елга  карата иң күп санда   арттыручылар арасында: Минзәлә    районы -  +5, 300 мең баш,  Кукмара районы  - +4 мең баш, Мамадыш районы -  2,5 мең баш. 2022 елга  карата  1 мең башка күбрәк Алабуга, Түбән Кама, Әтнә, Азнакай һәм Балтач районнары арттырган.   


Аерым районнарда  сыерлар  санын  арттыру  дәвам итә, мәсәлән, Минзәлә районында   айга 143 башка арткан, Мөслим районында – +176 баш, Алабуга районында - +50 баш, Кукмара районында  - +142 баш. Зәй һәм Кайбыч районнарында  февраль аенда сыерлар саны  шактый  кимегән. 


Эре дуңгызчылык комплексларында 1 мартка дуңгызлар саны 445 мең баш тәшкил итә, узган елның шушы  чорына  карата   2 мең 64 башка кимрәк һәм февральдә  700 башка кимегән. “Авангард” ҖЧҖ 4 мең башка арттырган, “Кама Беконы” ҖЧҖ 2 мең 700 башка арттырган.  “Нәүрүз” һәм “Феникс” ҖЧҖләрендә дә терлекләр саны  кимү күзәтелә.   


Республикада сарыклар саны 54 мең 85 баш тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 544 башка кимрәк. Сарыклар санын арттыручылар  арасында:   Алабуга районы - +851 баш, Тукай районы - +508 баш, артым бер ай эчендә туган 590 бәрән исәбенә, Агерҗе районы - +478 баш. Нурлат һәм Түбән Кама районнарында да артым зур темплар белән бара.  


 Кәҗәләрнең   буенча   быел аларның  кимүе  күзәтелә, узган  елга  карата  252 башка кимегән.  Иң күп кимү  Лаеш районында.


Атлар  буенча. Иң күп санда  атлар  Саба районында -   2 мең 380 баш исәпләнә һәм быелгы  ике  айда  да  аларның  саны  арткан. Балтач һәм Буа районнарында 1000әр баштан  артык, әмма аларда азрак кимү    күзәтелә. Лениногорск, Теләче, Балык Бистәсе һәм Арча районнарында  атлар  саны   узган елга  карата  арткан.  


“Хөрмәтле коллегалар, атчылыкны үстерү өстенлекле юнәлеш булырга тиеш”, – дип ассызыклады Сирень Нигъмәтҗанов. 


Министрлыкның нәсел эше һәм терлекләр  үрчетү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов та чыгыш ясады. Аның  нотыгыннан  күренгәнчә,  2023 елның 1 мартына 46,3 мең бозау туган, юл картасына 919 баш  артым, әмма узган  елның шушы  чорына  карата   960 башка ким. Республика буенча 28 хуҗалыктан 14ендә сарык һәм кәҗә бәтиләре туу буенча план күрсәткечләре  үтәлмәгән.


55,1 мең сыер һәм тана аталандырылган, бу фаразга  һәм узган  елга  карата   күбрәк. Дуңгызчылык буенча - 158 мең дуңгыз баласы туган, бу узган  елга  карата  7,6 мең башка кимрәк. Атчылык буенча - 188 колын туган, юл картасына һәм узган елга  карата   уңай динамика күзәтелә. 


Киңәшмә ахырында катнашучыларны терлекчелек технологиясе, азык әзерләү һәм цифрлаштыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләргә чакырдылар. Семинарлар 5 зонада узачак. Болар: Әгерҗе, Лениногорск, Алексеевск, Биектау һәм Чүпрәле муниципаль районнары. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International