Агробизнеста яңа үсеш юлларын эзләүчеләр өчен белем бирү программасы

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге авыл хуҗалыгында яңа үсеш юлларын эзләүчеләрне Башлангыч кооператор мәктәбендә катнашырга чакыра. Чара 2023 елның 17 - 19 мартында “Мирас-Наследие” ДОЛ территориясендә узачак.


Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерүгә 350 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән, шулай ук инде  берничә  ел  «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Мондый зур кызыксыну һәм зур сумма сыйфатлы бизнес-проектлар булдырырга һәм идарәчеләрне республикада авыл хуҗалыгы куллану кооперациясен тотрыклы үстерүгә өйрәтергә кирәклеген күрсәтә.


 Бу максаттан, нәтиҗәле үсеш стратегиясе өчен белем бирү программасы әзерләнде, анда түгәрәк өстәлләр, дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышулар, авыл хуҗалыгы җитештерүе продукциясен сертификацияләү турында лекцияләр уздыру каралган, һәм иң мөһиме - кооперативны юридик яктан ничек итеп дөрес төзергә һәм документлар әйләнешен дөрес алып барырга мөмкинлеге турында сөйлибез. Шулай ук чарада өч көн дәвамында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе өлкәсендәге экспертлар катнашачак, алар  белән үз идеяләрең турында фикер алышырга һәм сораулар бирергә мөмкин булачак.


 Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе турында күбрәк белү һәм үз бизнесың өчен партнерлар табу мөмкинлеген ычкындырмагыз. Яшәү, туклану һәм белем алу  бушлай. Миллионлы керемнәргә беренче адымны безнең белән ясагыз, 2023 елның 15 мартына кадәр сылтама буенча теркәлегез: https://clck.ru/33eaJ7.
  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International