АГРОКӨЧ, гадәттәгечә, 2023 елның февраленнән башлап, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хезмәткәрләрне укыту өчен эчке уку курслары үткәрә. Аны Холдинг предприятиеләрендә, партнерлык мөнәсәбәтләре кысаларында уку биналары һәм җайланмалар белән тәэмин итә торган Сарман аграр көллияте базасында, партнер-предприятиеләр мәйданчыкларында оештыралар. Курсларны АГРОКӨЧнең төрле юнәлешләр буенча эчке белгечләре дә, шулай ук мәгариф учреждениеләре белгечләре һәм партнер-компанияләрдән чакырылган экспертлар да үткәрә.
2023 елның февраленнән апреленә кадәр эчке уку курсларын АГРОКӨЧнең 1500 хезмәткәре узачак. Хәзерге вакытта уку курсларын 1106 кеше узды, шул исәптән 636 механизатор техниканы эксплуатацияләү күнекмәләрен өйрәнделәр. «Терлекчелек», «Үсемлекчелек» юнәлешләре буенча, кадрлар эшчәнлеге, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча курслар үткәрелде. Мартта ашлык һәм аның эшләнмәләре продуктларының хәрәкәтен күзәтеп тору буенча «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасында һәм пестицидлар һәм агрохимикатлар хәрәкәтен күзәтеп тору буенча «Сатурн» федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча курслар башланачак.
Февраль аенда Подольскида АГРОКӨЧнең эремә-әзерләү узелларын эксплуатацияләү өчен җаваплы 13 хезмәткәре эремә-әзерләү узелларын эшләтә башлау һәм контрольдә тоту, рецептлар төзү һәм аларны технология нигезендә башкару буенча практик күнекмәләр уздылар. Параллель рәвештә пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшләгәндә әйләнә-тирә мохитнең һәм персоналның иминлеген тәэмин итү буенча курслар үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, узган ел АГРОКӨЧ 5 эремә-әзерләү узелы төзегән. Профессиональ идарәле стационар комплекслар үсемлекләрне яклау һәм тукландыру өчен эремәләр әзерләү вакытын кыскартырга, кирәк булганда, төзәтмәләр кертергә һәм ашламаларны дозалауда хаталар булдырмаска мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, быелгы планда - АГРОКӨЧ хезмәткәрләрен тышкы укыту. Белгечләр семинарларда һәм вебинарларда, конференцияләрдә һәм тренингларда катнашачак, Казан (Идел буе) федераль университетында, «Статут» хокук мәктәбендә, Заманча икътисад институтында, 1С:1 нче уку үзәгендә һәм башка белем бирү оешмаларында квалификация күтәрү узачаклар.
Шуны әйтергә кирәк, Холдингта 7,5 меңнән артык кеше эшли, сезонлы эшчеләрне исәпкә алганда, аларның саны 8,4 меңгә җитә.