«ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә агросәнәгать комплексында кече һәм урта бизнес сегменты вәкилләре өчен ташламалы кредитлар тәкъдим иттеләр

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Күргәзмәгә килүчеләргә сезонлы кыр эшләрен башкаруга  банк продуктлары тәкъдим ителде. Мәсәлән, Россия  авыл  хуҗалыгы  банкы (Россельхозбанк) 5%тан  да  артык булмаган  еллык ставка буенча ташламалы кредитлар бирү турында сөйләде (РФ Хөкүмәтенең  2016 елның 29 декабрендәге   1528 номерлы карарын гамәлгә ашыру кысаларында). Аграрийлар бу кредит акчаларын ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, утырту өчен материаллар, ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, орлыклар сатып алуга тота алалар.


Шулай ук Микро_АПК һәм АПК_Инвест продуктларына аерым игътибар бирелде, биредә  документлар тапшыруның гадиләштерелгән тәртибе һәм гаризаны карауның  оптималь срогы - 5 көн эчендә карау  күздә тотыла.  


Моннан тыш, Россельхозбанк банкның газ-мотор ягулыгы базарын үстерүдә катнашуы турында сөйләде. Бүген  оешмалар да, физик затлар да газ баллоны җайланмаларын, шул исәптән аңа комплектлау әйберләрен, шулай ук газ-мотор ягулыгын куллану мөмкинлеге булган автотранспорт чараларын яки авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу, урнаштыру яки файдалануга кертү өчен банкта кредит ала  алалар.    
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International