Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

2023 елның 10 марты, җомга

18 мартта Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук Яшел Үзән, Чаллыда, Түбән Камада һәм республиканың башка шәһәрләрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак. Шәһәр халкы өчен киң ассортиментта  авыл  хуҗалыгы  продукциясе сатылачак. Болар - уртача  ваклап  сату  бәяләреннән түбәнрәк  бәядән  Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан китерелә торган  яшелчә, ит, казылык әйберләре, сөт, сыр, май, йомырка, бал, шикәр, он, ярма һәм башка фермер продукциясе.
Ярминкәләр зур социаль әһәмияткә ия. Фермерлар өчен – үз продукциясен уңышлы сату мөмкинлеге булса, шәһәрлеләр өчен – натураль продуктларны арадашчыларсыз кулай  бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге ул.
Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 22 апрельгә кадәр булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International