Рөстәм Миңнеханов: авыл хуҗалыгы идарәләренең оперативлыгы - агросәнәгать комплексының сыйфатлы эшләве өчен кирәкле элемент

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Тантана Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. "Бүген без республикабыз  агросәнәгать комплексының  2022 елдагы  эшенә йомгаклар ясыйбыз. Авыл хуҗалыгы - авыр һәм бик мөһим хезмәт.  Игенчелек, терлекчелек  һәм авыл  хуҗалыгының  башка юнәлешләре   елга  365 көн һәм тәүлек  әйләнәсе  шөгыльләнүне таләп  итә.  Һәм районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәтләренең оперативлыгы - безнең сыйфатлы эшләвебез өчен  кирәкле элемент", - дип ассызыклады Рәис.
 Ул билгеләп үткәнчә, республика аграрийлары узган ел йомгаклары  буенча макктаулы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. “Татарстан - илнең әйдәп баручы агросәнәгать төбәкләреннән берсе. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә киеренке, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә, шулай ук алга  таба  хезмәтегездә уңышлар телим”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International