2022 ел йомгаклары буенча Татарстанда сөт җитештерүчеләр рейтингы төзелде

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген АПК казанышларының  «ТатАгроЭкспо» V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында «Россия сөт индустриясе үсеше: 2022 ел йомгаклары  һәм 2023 елга фаразлар» темасына түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов, Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов катнашты.
 “Гадәттәгечә, безнең республика чимал-сөт җитештерү һәм эшкәртү күләме буенча Россия Федерациясендә лидерлык позицияләрен тота. Узган ел йомгаклары буенча чимал-сөт җитештерү 2 млн. тоннадан артып китте.    Заманча сөт комплексларын төзү һәм модернизацияләү, терлекләрнең генетик потенциалын арттыру, терлек үрчетү һәм тукландыру системаларын яхшырту буенча эш дәвам итә. Үткәрелгән чараларның нәтиҗәсе буларак, республика буенча бер  сыердан уртача савым 7000 килограммнан  артып китте”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. 
 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм тармак берлекләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә төп ярдәм юнәлешләре сакланып  калды. Шул исәптән чимал-сөт җитештерүгә, терлекчелек биналарын төзүгә һәм модернизацияләүгә компенсацияләр дә.  2022 елда ярдәм күләме 6%ка артты һәм 50 млрд. сумнан артып китә, кредит   ставкасының  5% чик күләме сакланды, 2022 елда фермаларга субсидияләр  бирү өчен банкларга кредитларны  инвестицияләүгә төп ставка  100% тәшкил итте, маркировкалау өчен җайланмаларга чыгымнарның 70%ына  кадәр     капланды.  
 Аннары Денис Пирогов Сөт җитештерүчеләрнең узган елгы йомгаклары буенча рейтинг нәтиҗәләре белән таныштырды. Сөт җитештерүчеләрне, терлекләр санына карап, дүрт төркемгә бүлделәр. 
Эре инвесторлар арасында беренче урынны “Продпрограмма” агросәнәгать комплексы” ҖЧҖ алып тора, алар 66740 тонна сөт җитештергәннәр. Икенче урында -  “Агрокөч” АҖ – 64307 тонна сөт, өченче урында – “Август-Агро” ҖЧҖ - 49098 тонна сөт.
Терлекләр саны 1000 баштан артык булган рредприятиеләр рейтингында Әтнә районының «Таң» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы,  аннан  кала Саба районының  «ПМК» ҖЧҖ,  Әтнә районының  «Тукай» ҖЧҖ иң яхшылар дип танылды.  
Терлекләр саны 500дән 1000 башка кадәр булган предприятиеләр рейтингында: Саба районының «З.З. Мөхәммәтшин» КФХсы, Биектау районының «Татарстан агрофирмасы» ҖЧҖ,  Әлмәт районының              “Токарликов ис.” АҖ  иң яхшылар  дип танылды.  
 Терлекләр саны 500 баштан  кимрәк  булган предприятиеләр арасында Актаныш муниципаль районының «Нигез» ҖЧҖ беренче урында, Минзәлә районының «Заиковский» ҖЧҖ икенче урында һәм  Актаныш районының «Чишмә» ҖЧҖ өченче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International