Рөстәм Миңнеханов бүген туган көнен билгеләп үтә

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

   Татарстан  Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бүген  туган  көнен билгеләп  үтә. 
      “Хөрмәтле  Рөстәм Нургали улы!
     
Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы     исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне чын  күңелдән  Туган  көнегез  белән  котлыйм! 
 
Авыл  халкына, авыл  хуҗалыгына хөрмәт белән карау, аны  кайгыртып  яшәү, чын  хуҗаларча  төптән  уйлап  эш итү -   Сезгә хас сыйфатлар. Бүгенге  дөньякүләм  катлаулы чорда да   Сез,  аграр  өлкәгә зур игътибар биреп, аңа өстенлек күрсәтәсез, авыл  хезмәтчәннәре мәнфәгатьләрен яклап, төрледән-төрле   программалар белән авыл халкына  һәрьяклап  ярдәм  итәсез, яшәү һәм эшләү өчен уңай  шартлар  булдырып, яшьләрне авылга  җәлеп итү, гомумән, авыл хуҗалыгын, аның сәяси-икътисадый һәм мәдәни  ягын үстерү юнәлешендә гаять зур  эшләр башкарасыз.  Болар  барысы  да һәркемнең күңелендә  киләчәккә якты  өметләр һәм алдагы  көннәргә зур ышаныч уята.
 
 Күркәм бәйрәмегез – Туган  көнегез уңаеннан  Сезгә ихластан иң изге  теләкләребезне юллыйбыз, һәр яңа  көн  тәнегезгә сихәт, күңел күтәренкелеге  өстәсен, шатлык-куанычлар китерсен! Халкыбыз, республикабыз  иминлеген, аның бүгенгесен һәм  киләчәген  кайгыртып, армый-талмый башкара  торган киң кырлы, үтә дә җаваплы  эш-гамәлләрегез һәвакыт нәтиҗәле, уңышлы  булсын!”
 
 ТР Премьер-министры урынбасары -
 ТР  авыл  хуҗалыгы һәм 
 азык-төлек   министры                                                             Марат Җәббаров
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International