“Россельхозбанк” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән сезонлы кыр эшләрен башкаруга ташламалы кредитларга заявкалар кабул итә. 2023 ел башыннан РСХБның Татарстан төбәк филиалы әлеге максатларга 1,5 млрд сум акча җибәргән. Барлык акчалар да диярлек 1528 номерлы Программа буенча ташламалы кредитлау кысаларында бирелгән.
2023 елда кече хуҗалыклар 100 млн сум диярлек ташламалы кредит алган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 55%ка күбрәк, шул исәптән 55 млн сум крестьян (фермер) хуҗалыкларына туры килә, бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 145%ка күбрәк.
“Россельхозбанк” кыска сроклы ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру буенча төбәктә алдынгы урында тора. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматына караганда, төбәк базарында филиал өлеше 50%тан артып китә, шул исәптән КФХ кредитлары буенча - 85%.
Сезонлы кыр эшләренә актив әзерләнү башлануга бәйле рәвештә, аграрийларның акчалары ешрак ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар, запчастьләр, терлек азыгы сатып алуга китә. Ә банк төрле продуктлар, шул исәптән үсемлекчелек һәм терлекчелек хуҗалыклары өчен аерым эшләргә максатчан яки аерым займнар да тәкъдим итә.
Фермерларга ярдәм итү өчен “Россельхозбанк” шулай ук өстәмә чыгымнарсыз көндәлек бурычларны хәл итүне автоматлаштырырга һәм игътибарны бизнес үсешенә юнәлтергә мөмкинлек бирә торган цифрлы чишелешләрне һәм сервисларны берләштерүче Свое экосистемасын эшләде. Экосистеманың мәгълүмат сервисларының төп блогы – фермерга чыгымнарны киметергә һәм җитештерүчәнлекне арттырырга ярдәм итә торган агротехнологик чишелешләр ул.