Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүен  һәм таралуын  булдырмау  буенча республика штабы утырышы узды.


Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Россия Табигать күзәтчелеге хезмәтенең  Идел-Кама Идарәсе, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстан  Республикасы   идарәсе вәкилләре, шулай ук дуңгызчылык предприятиеләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.


«Татарстан Республикасында африка дуңгызлар чумасы (АЧС) барлыкка килү куркынычын исәпкә алып, әлеге инфекцияне профилактикалау буенча без даими рәвештә чаралар уздырабыз», -  диде Алмаз Хисаметдинов. 


Кыргый дуңгызлар   мәсьәләсе аерым игътибар үзәгендә  кала. 2022 елда 3399 үрнәк тикшерелде. Агымдагы ел башыннан африка дуңгызлар чумасына тикшерү өчен республика лабораториясенә 1131 үрнәк китерелгән инде.


АЧСны профилактикалау кысаларында ел башыннан Республика ветеринария лабораториясенә түбәндәге үрнәкләр сайлап алынды һәм тикшерүгә җибәрелде:
- 556 - йорт дуңгызларының кан үрнәге;
- 258 - үлгән дуңгыз  материалы үрнәге;
- 1572 - дуңгызчылык продукциясе  үрнәге.
 Ветеринария идарәсе белгечләре биологик яклау чараларын тәэмин итүне контрольдә тоту максатыннан республиканың дуңгызчылык хуҗалыкларына чыктылар.


Йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүен һәм таралуын булдырмас өчен  дуңгызларны ирекле  йөрешкә  чыгарып  йөртмәскә, башка хайваннар, шул исәптән кошлар белән контактка керүләрен булдырмаска, азыкка термик эшкәртү  үткәрергә, дуңгызлар  тора торган  бинага  кергәндә аяк киемен эшкәртү өчен дезковриклар куярга, урманнарга чыгып йөрмәскә  киңәш ителә. Дуңгызлар авырый  башлаган яки үлгән очракта, районның ветеринария хезмәтенә кичекмәстән  хәбәр итәргә.


 Кош гриппын профилактикалау чаралары да  шундый  ук. Кошчылык предприятиеләренә максималь дәрәҗәдә биологик яклауны һәм ябык эш режимын тәэмин итәргә кирәк. Кош-корт асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кошларны ябып  тотарга, аларның кыргый кошлар  белән контактка керүләрен булдырмаска киңәш ителә.  


“Агымдагы елның февраль башында Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге  безгә Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсе территориясендә мөгезле эре терлекләрдә  ринотрахеит буенча вәзгыятьнең начарлануы турында хәбәр итте. Әмма, 2023 елның гыйнварында массакүләм мәгълүмат чараларында  бирелгән мәгълүматлар буенча, авыручы хайваннарда тилчәгә (ящур)  охшаш симптомнар күзәтелгән, ә авыру барышында массакүләм характерга күчкән», - дип сөйләде  Алмаз Хисаметдинов. 


Шуңа бәйле рәвештә, безнең төбәк территориясенә Казахстан Республикасыннан, шулай ук Казахстан белән чиктәш Оренбург, Самара, Саратов, Чиләбе өлкәләреннән  терлекләр кертмәскә  кирәк. 


"Штаб карарына түбәндәгеләрне кертергә: муниципаль районнар башлыкларына якын арада районнарның аеруча куркыныч инфекцияләрне профилактикалау буенча  гадәттән тыш хәлләр комиссияләре утырышларын  оештырырга тәкъдим итәргә, аларга терлекләрне алып-сату  белән шөгыльләнүче барлык  эшкуарларны чыкырырга.  Утырышларда район территориясендә алып-сату эшчәнлеге һәм Казахстан территориясеннән тилчә кертүне профилактикалау чаралары турындагы  мәсьәләне кискен    куярга кирәк”, - диде утырыш ахырында Марат Җәббаров. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International