ТатАгроЭкспоның эшлекле чаралары – агробизнес хезмәттәшлеге өчен мәйданчык

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Авыл хуҗалыгы - контрастлар тармагы, ул хәтта кризис шартларында да үсешкә  ирешә.  Әмма уңай динамикага да карамастан, Россия агросәнәгать комплексының яңа чынбарлыкка яраклашуы җиңел генә бармый: сатып  алу  бәяләренең түбән булуы, орлыкларның, ашламаларның, үсемлекләрне саклау чараларының, телек  азыгының, чит ил техникасының һәм технологияләренең бәясе  күтәрелү,  аерым компонентларга кытлык һәм бозылган логистик элемтәләр. Барлык бу мәсьәләләр  6-7 мартта ТатАгроЭкспода эшлекле    программа кысаларында каралачак.


Гадәттәгечә, төп чара буларак, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында киңәйтелгән коллегиясе узачак.  Коллегиядә узган елга нәтиҗәләр ясалачак һәм 2023 елга максатлар билгеләнәчәк.  Мәсәлән, узган ел республиканың агросәнәгать комплексы 5 млн тонна ашлык җыеп алуга һәм барлык категория  хуҗалыклар  буенча   республика  тарихында   беренче тапкыр  2 млн тоннадан  артык  сөт савып алуга  иреште.    


Мондый нәтиҗәләргә ирешүдә цифрлаштыру елында республика авыл хуҗалыгына   цифрлы технологияләр кертү буенча  актив эш алып  бару зур роль уйнады. ТатАгроЭкспода «РИВЦ» акционерлык җәмгыяте  үткәрә торган түгәрәк өстәлләр кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бердәм дәүләт мәгълүмат системасын булдыру, агросәнәгать комплексын цифрлаштыру өчен, шул исәптән җитештерү товарларын сатып алганда һәм уңышны сатканда чыгымнарны киметү өчен дә, гамәли чишелешләр, агробизнес өчен квалификация күтәрү программасы турында белергә, шулай ук цифрлы трансформация, агрокомплексның комплекслы  торышы турында яисә тулаем  Россиядә азык-төлек иминлеге  турында  стратегик мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкин булачак. 


Күргәзмәдә «Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате» дигән яңа бүлек ачылуга  бәйле рәвештә,  күпчелек бизнес-очрашулар фермерларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә юнәлдереләчәк, анда яңа практик белемнәр алу, булган кыенлыклар һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу мөмкинлеге булачак.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл эшкуарлыгын һәм кооперацияне үстерү өчен эшлекле инфраструктура комплексы» түгәрәк өстәле авыл территорияләрендә эшкуарлыкны үстерүне дәүләт тарафыннан  җайга салу һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сертификацияләү турында белергә, агротармакны  үстерүгә ярдәм итүче банкларның финанс продуктларын аңларга  мөмкинлек бирәчәк.   


Күргәзмә партнеры «Аграрий плюс» нәшрияты тарафыннан  оештырыла  торган  «Фермерлар һәм HoReCa: ничек итеп рестораннар өчен продукция белән тәэмин итүче булырга» бизнес-очрашуы Россия шеф-пешекчеләренең фермер продукциясенә таләпләрен аңларга, хуҗалыкларның реаль презентацияләрен, аларның кунакчыллык өлкәсендәге эш  тәҗрибәсен күрергә һәм үзара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрендә иң борчыган проблемалар буенча  фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк. Шунда күргәзмәдә үк сатып алынган фермер продукциясеннән  ресторан менюсы өчен ризык әзерләү буенча пешекчеләрнең мастер-классы фермерлар һәм HoReCa арасында үзара файдалы хезмәттәшлекнең чынбарлыгына һәм перспективасына раслама  булып  каралырга  тиеш.   


 Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе чарасында шулай ук фермерларның ни өчен рестораннар белән эшләү мөмкинлеген кулдан  ычкындырулары турындагы мәсьәлә каралачак, ә атаклы спикерлар  тотрыклы сатуларны гарантияләү өчен  фермерның шәхси брендын булдыру,  В2Ви альтернатив сату каналларын үстерү турында сөйлиячәкләр.


 Хәзерге цифрлы агродөньяда  фән  һәм кадрлар әзерләү мөһим  мәсьәлә булып кала.   ТатАгроЭкспода бизнесны, эш бирүчеләрне, укучыларны һәм студентларны КазДАУ, КДВМА, КДЭУ, КНИТУ-КХТИ, КФУ һәм Иннополис кебек югары уку йортларының белем бирү мөмкинлекләре һәм фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре белән таныштыруга зур игътибар биреләчәк.


АПКда белем бирү проектлары һәм эш бирүченең брендын булдыру    кагыйдәләре турында тулырак итеп 2 нче эшлекле мәйданчыкның түгәрәк өстәлләрендә сөйләшергә мөмкин булачак. Биредә Татарстан Республикасы хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәгеннән махсус семинарда илкүләм проект ярдәмендә АПК  предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген ничек арттырып  була, дигән   сорауга җавап алырга мөмкин булачак.


ТатАгроЭкспо мәйданчыгында шулай ук КНИТУ-КХТИдан  «Сөт эшкәртүдә фән һәм бизнес – бер-берсенә ярдәмләшү» панель дискуссиясе узачак, анда сөт  эшкәртүчеләргә үзләренең җитештерүе  өчен үзебезнең инновацион технологияләрне сайлап  алырга һәм шуларны  кулланып  җитештерелгән продукцияне дегустацияләргә мөмкин булачак. Ә «Science Slam: АПКда фән турында» чарада, гадәттәгечә,   КДАУ, КДВМА һәм КНИТУ-КХТИдан яшь галимнәрнең заманча фәнни идеяләре һәм үз тикшеренүләре буенча  батл булачак. Фәнни батл тамашачылары профессиональ жюри белән беррәттән иң яхшы студентларны сайлауда катнаша алалар. 


 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Татарстан сөт җитештерүчеләр берлегенең, күргәзмәнең генераль иганәчесе «Аммоний» АҖнең, эшлекле программаның иганәчесе «Август» фирмасы” АҖнең, шулай ук «ФосАгро-Волга», «АСИ-Агро», «Аграрум», «Поле.РФ», «Lallemad Animal»нең профильле чаралары да агросәнәгать комплексы белгечләренең компетенцияләрен күтәрү өчен файдалы һәм кызыклы  булачак. Татарстан сөт җитештерүчеләренең һәм эшкәртүчеләренең рейтингларын презентацияләү, глобаль үзгәрешләр чорында сөт терлекчелеген үстерү таләпләре һәм драйверлары, Татарстан  Республикасында агрохуҗалыкларны цифрлы механикалаштыру мәсьәләләре, туфракны биологияләштерү  һәм агроландшафт игенчелеге, ноу-тилл куллануның икътисадый максатка ярашлылыгы, уңышны иминләштерүнең мөһимлеге, ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары һәм авыл хуҗалыгы техникасын алдынгы җитештерүчеләрнең тәкъдимнәре,  Татарстанның алдынгы хуҗалыклары тәҗрибәсе белән танышу – аларның экспертлары һәм практиклары чыгышларының төп лейтмотивлары.
Күргәзмәне оештыручылар ТатАгроЭкспо күргәзмәсен ярышлар мәйданчыгы буларак актив үстерәләр: бу елның яңалыгы булып, безнең төбәктә беренче тапкыр «Татарстанның иң яхшы сөт продукты» конкурсы узачак, анда республиканың 6 эре сөт комбинаты катнашачак. Заводлар чын контроль тикшерүе узачак: лабораториядә тестлар үткәрелә, эксперт жюри бәяләүләре һәм халык дегустациясе  була.    


 ТатАгроЭкспо күргәзмәсендә барлык катнашучылар һәм кунаклар «ЭЛИТА» баш нәсел предприятиесе» АҖенең бизнес-турына предприятиенең  лабораторияләре мөмкинлекләре һәм нәселле үгезләр-җитештерүчеләр белән танышу өчен кушыла алалар.


Күргәзмә программасы кысаларында барлыгы 30 чара узачак, аларда 110нан артык спикер чыгыш ясаячак. Күргәзмәгә керү алдан теркәлү буенча ирекле (сайтта онлайн трансляция каралган). ТатАгроЭкспо эшлекле программасының актуаль расписаниесен сайтта tatagroekspo.com күзәтеп барыгыз.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International