Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек алдынгылары слеты узды. Чарада Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, район башлыгы Марат Гафаров, Россия  Федерациясе   Дәүләт Думасы депутаты, Россия  Федерациясе  Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре,   авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгының барлык тармаклары хезмәткәрләре катнашты. 


 Алдынгыларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков котлады. Ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.


Район башлыгы Марат Гафаров механизаторларга, агрономнарга, зоотехникларга һәм хуҗалык җитәкчеләренә тырыш  хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Муниципалитетның төп күрсәткечләре – ул авыл хуҗалыгы тармагы нәтиҗәләре. Чүпрәле аграрийларына фидакарь  хезмәтләре һәм хезмәткә намуслы, җаваплы  караулары  өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.


Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International