Динар Саргузин Азнакай районында Авдеево авылында туган. Казан федераль университетында «Суыту, криоген техникасы һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итү системалары» юнәлеше буенча югары белем ала. Укуын тәмамлагач, Динар туган авылына әйләнеп кайта. “Үз илеңдә солтан бул..., – дип ассызыклады Динар Саргузин.
Динарның әтисе дә 2018 елда авыл хуҗалыгында үз эшчәнлеген башлаган. Улына да башта ул юл күрсәткән, аннары Динар үзе мавыгып киткән.
Динар үз фермасын 2021 елда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсында җиңеп, 3 млн.сум грант алганнан соң төзи башлый. Грант акчаларына Динар эре мөгезле терлекләр һәм авыл хуҗалыгында актив кулланыла торган, Белоруссиядә җыелган МТЗ тракторын сатып алган.
Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү йөзеннән «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Агростартап» дәүләт программасы турында Динар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты аша белгән. “Кешеләрнең җиңүен күрдем, яңа мөмкинлекләр ачыла, мин дә үземне сынап карарга булдым”, - дип өстәде Динар Саргузин.
Бүгенге көндә Динарның хуҗалыгында 50 баш мөгезле эре терлек бар. Киләчәктә ул фермада терлекләрнең баш санын арттыру һәм гаилә эшен алга таба үстерү турында план кора.
Мөгезле эре терлек симертүдән тыш, Динар бөртекле культуралар үстерү белән дә шөгыльләнә, аның бу юнәлеше дә уңышлы бара.
“Авыл хуҗалыгында хезмәт авыр, бер нәрсә дә җиңел бирелми. Әмма миңа бу ошый, кыенлыклар мине куркытмый. Җитәкче булырга да ошый. Файдалы булырга яратам. Безнең хезмәт нәтиҗәсендә кешеләрнең өстәлендә икмәк һәм ит булу миңа рәхәтлек бирә”, - дип, үз фикерләре белән бүлеште Динар Саргузин.