Казан дәүләт энергетика университеты мәктәпләрнең чыгарылыш укучыларын, урта һөнәри уку йортларында укучыларны, аларның ата-аналарын һәм барлык башка теләүчеләрне 28 февральдән 2 мартка кадәр узачак онлайн-ачык ишекләр көненә чакыра.
Трансляция КДЭУның YouTube социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә узачак.
Электр энергетикасы һәм электроника институты эфирга 28 февральдә чыга (сылтама буенча катнашырга);
Җылылык энергетикасы институты виртуаль ишекләрен 1 мартта ачачак (сылтама буенча катнашырга);
Цифрлы технологияләр һәм икътисад институты үз абитуриентларын 2 мартта көтә (сылтама буенча катнашырга).
Трансляциягә тоташучы һәркем түбәндәгеләрдән хәбәрдар булачак:
✔ университет тарихы һәм белгечләр әзерләү юнәлешләре турында;
✔2023 елда КДЭУга кабул итү кагыйдәләре һәм укырга керү үзенчәлекләре турында;
✔2023 елда көллият һәм техникумнарны тәмамлаучыларны кабул итүнең үзенчәлекләре турында;
✔ укырга кергәндә өстәмә балларның ни өчен бирелүе турында;
✔югары баллга ия булучыларга ярдәм программалары һәм уку өчен Ректор гранты турында;
Шулай ук Казан дәүләт энергетика университеты абитуриентларына бирелә торган башка күп кенә преференцияләр турында да белә алачаклар.
КДЭУның Ачык ишекләр көнендә катнашучылар, өйләреннән чыкмыйча гына, университетның югары технологияле уку һәм фәнни лабораторияләренә булып, тулай торак тәрәзәсеннән ачыла торган Казан Кремле күренешенә сокланып, кампус территориясе буйлап узып, студентлар белән очраша һәм аларга сораулар бирә алалар.
Абитуриентларның, ата-аналарның һәм мәктәп укытучыларының сорауларына шулай ук кабул итү комиссиясе вәкилләре һәм институт директорлары җавап бирәчәк.
Моннан тыш, КДЭУның Ачык ишекләр көнендә катнашучыларның барысының да ПРИЗ оту мөмкинлеге бар. Призлар уйнатуда һәм отуда катнашу ысуллары турында КДЭУның рәсми сайтындагы яңалыкларда һәм telegram-каналда (https://t.me/kgeu_postu) Кабул итү комиссиясенең рәсми төркемендә тулырак мәгълүмат булачак.
Игътибар! КДЭУның үзенә килеп, танышырга теләүчеләр өчен Ачык ишекләр көне 2023 елның 15 апрелендә булачак. Катнашучылар өчен университет буенча экскурсияләр, кафедралар һәм институтлар вәкилләре белән очрашулар, шулай ук концерт программасы оештырыла.