«Агрокөч» флагман бренды белән чыгарылган яңалык холдингның барлык фирма кибетләрендә сатыла. Шулай ук челтәрле ритейлга чыгару турында да сөйләшүләр алып барыла.
Корн-доги – өсте кукуруз оныннан ясалган кетердәп тора торган камыр катламы белән капланган тәмле сосискалар, аларны әзерләү өчен ике минут җылытып алу да җитә.
Тирән эшкәртүле башка яңа продуктлар да чыгаруга әзерләнә. 2023 елның икенче кварталында бургер өчен кәтлитләр һәм пешереп алу өчен катламалар (рулетлар) сатуга чыгачак. Шулай ук ел дәвамында маринадта ярымтүшкә, гриль өчен яңа мини-казылыклар, вегетариан нагетсалары, сыер итеннән чи килеш ысланган «Ханская» казылыгы, үләннәр белән ярымысланган мини-казылыклар, үләннәр һәм сыр белән ярымысланган мини-казылыклар, бутербродлар өчен якмалар.
Хәзер АГРОКӨЧ чыгара торган тирән эшкәртүле продукциянең ассортименты 252 позициядән тора. Аның продукциясенә ихтыяҗ зур, 2022 елдагы сату әйләнешенең 2021 ел белән чагыштырганда 20%ка артык булуы шуны раслый. Иң популяр продуктлар - темпурдагы нагетсалар (Хәләл), пешерелгән-ысланган түш ите (Хәләл), «Гурман» купатлары, кыздыру өчен «Дарницкие» мини-казылыклары, пешерелгән «Елецкая» казылыгы (Хәләл), маринадта чеби түшкәсе.