Авыл хуҗалыгы укучылар күзлегеннән: Шушмабаш мәктәбенең агротехнология классы туган җирне өйрәнүче яшьләрне җыйды

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең агротехнология классында Габделхәй Кәримов ис. «Авылым офыклары» II Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә укучылар туган җир, игенчелек, терлекчелек темалары буенча фәнни-гамәли эшләрен якладылар.

Чараның максаты - яшь буынны туган җирне яратырга, авыл хуҗалыгы һөнәрләрен хөрмәт итәргә өйрәтү. Быел конференциягә Татарстанның Арча, Саба, Чистай, Спас, Әлмәт, Биектау, Лаеш, Әтнә һәм Балтач районнарыннан 180 эш кергән иде.

"Хезмәт һәм җиргә мәхәббәт балачактан, әйтергә кирәк, мәктәптән башлана. Авыл хуҗалыгы тармагына нигез салуда, аның үзенчәлекләрен балаларга сеңдерүдә, туган җиргә ихтирам уятуда, аларны шушы рухта тәрбияләүдә, әлбәттә, укытучылар да катнашырга тиеш", - диде Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова.

"Габделхәй Йосып улының якты истәлегенә багышланган бу очрашу балаларда аграр тармакка кызыксыну һәм туган якка мәхәббәт уятыр, дип ышанам. Яшь тикшеренүчеләрнең авыл тормышына, аның үсешенә яңача карашы - безнең киләчәгебез ул", - дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Шушмабаш мәктәбендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты буенча «Агроинженерия» белгечлеге буенча агротехнология классы ачылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International