Телеграм-бот фермерларга ярдәмгә

2022 елның 30 сентябре, җомга

«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм күрсәтү өчен махсус телеграм-бот @grantmshrt_bot эшләде. Ул - грант ярдәменең потенциаль катнашучыларына «Агростартап», «Гаилә фермалары», «Авыл  хуҗалыгы кулланучылар  кооперативларының матди-техник базасын  үстерү проектларын  гамәлгә ашыруга   грант», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә чыгымнар  өлешен каплауга субсидияләр» программалары буенча актуаль мәгълүмат алырга ярдәм итүче  виртуаль консультант.

Телеграм-бот телеграммалары кече  хуҗалыкларга  дәүләт ярдәме төрләре буенча тулы мәгълүмат алырга һәм фермерның мобиль телефонына грант бирү шартлары белән документларны һәм белешмәлекләрне күчереп алырга мөмкинлек бирә.

Республиканың теләсә кайсы почмагында булган  килеш теләге булган һәркемгә квалификацияле консультация алырга һәм әлеге сервистан файдаланырга  мөмкинлек булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International