Бүген Балык Бистәсе агротехника техникумы базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә техниканы 2023 ел сезонына әзерләү һәм яңарту мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинары узды. Анда Яңа Чишмә, Әлки, Алексеевск, Чистай, Аксубай, Нурлат, Лаеш, Спас, Алабуга, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механикалаштыру буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, баш инженерлары һәм агрономнары, дилерлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары тәэмин итүчеләр катнашты.
“Гадәттә мондый киңәшмәләрне без октябрьдә үткәрә идек, әмма быел иртәрәк уздырырга булдык. Бу бүгеннән үк запас частьлар сатып ала башларга кирәклектән эшләнә. Элек аларны кайтару срогы 2-3 атна булса, хәзер бу сроклар берничә айга кадәр сузыла. Шуңа күрә дә октябрьдә үк җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләрне башкарырга кирәк”, - дип ассызыклады Рафаэль Фәттахов.
Узган елда республикада 13,9 млрд.сумга 4808 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Быел 6,7 млрд. сумга 2491 берәмлек техника сатып алыначак.
Техниканы тиешенчә ремонтламау аның тиз арада ватылуына китерә, аннары инде аны ремонтлау аркасында вакытны бушка уздыру, эшсез тору һәм башкалар. Киңәшмә барышында ремонт чорына бурычлар турында фикер алыштылар. Дилерлар үз мөмкинлекләре турында сөйләделәр, ә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.