22 сентябрьдә ел саен уздырыла торган IV нче онлайн-форум - Forum.Digital Agro 2022 узды, ул авыл хуҗалыгы секторын цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Форумда нотык белән «РИВЦ» АҖ генераль директоры урынбасары Дамир Фатыйхов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасын цифрлы трансформацияләү стратегиясе, шул исәптән Татарстан Республикасы АПКсының цифрлы бердәм экосистемасы - «Агрополия» ДМС (ГИС) турында сөйләде.
Гомумән алганда, дәүләт структуралары вәкилләре, эре сәнәгать корпорацияләренең беренче затлары, топ спикерлар һәм агросәнәгать өлкәсендәге экспертлар инновацион технологияләрне интеграцияләүнең ничек итеп безнең агросәнәгать комплексы үсешенә ярдәм итүе турында дискуссияләр үткәрделәр.