Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 2022 елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар ясады. Предприятиенең Зеленодольск, Чистай һәм Буадагы өч җитештерү мәйданчыгында сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме 2022 елның 1 кварталында 64,8 мең тонна тәшкил иткән. Сөт-чимал эшкәртүнең көнлек гомуми күләме 720 тоннага җиткән.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының әзер продукция җитештерү күләме 47,4 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31,3%ка күбрәк. Аерым алганда, “ЗМК” АҖ «Очень важная корова» бренды белән - 8,6 мең тонна продукция, «Васькино счастье» бренды белән - 7 мең тонна һәм «Обнимама» бренды белән 2,2 мең тонна продукция җитештергән. Федераль сәүдә челтәрләре өчен комбинат 4,4 мең тонна азык-төлек продукты җитештергән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35,3%ка күбрәк.
2022 елның өч аенда предприятие үз брендлары белән 93 төр продукция, шулай ук Россия ритейлерлары өчен 32 төр продукция җитештергән. Иң күп сатылган товар – пастеризацияләнгән 2,5%лы сөт («Молоко питьевое пастеризованное 2,5%»). Ул 4,6 млн данә сатылган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш - 23,7%.
Хезмәткәрләр саны 0,3%ка арткан һәм 1261 кеше исәпләнә.
Бүген предприятие продукциясе Татарстан территориясендә 4500дән артык сәүдә ноктасына чыгарыла, шулай ук Башкортстанда, Марий Эл, Чувашия республикаларында, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Түбән Новгород һәм Пермь шәһәрләрендә сатыла.
Хәзерге вакытта комбинат продукциясен Озон Фреш, Яндекс Лавка, Самокат һәм Супермаркет интернет-мәйданчыкларында табарга мөмкин. Продукцияне Ашан, METRO, Бәхетле, Selgros һәм Пятерочка кибетләреннән китереп тә бирәләр.