26 июльдә Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков Кукмара муниципаль районының «Сосенка» сәламәтләндерү-ял итү учреждениесендә (лагерьда) «Индустрия 4.0» дигән темага «Цифр дәресе» үткәрде.
Министр урынбасары катнашучыларны «сәнәгать революциясе», «цифрлы җитештерү» төшенчәләре, Индустрия 4кә керә торган юнәлешләр белән таныштырды. Балалар, үз чиратында, үз мәктәпләрендә виртуаль чынбарлык күзлекләре һәм 3D принтерлар ничек кулланылуы турында сөйләделәр. Күтәрелгән тема зур кызыксыну уятты, сораулар күп булды, аларга тулы җаваплар бирелде. Наил Залаков Цифр дәресенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте, укучыларга һәм актив катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Очрашу ахырында балалар кунакларга яңача куелган «Репка» спектаклен күрсәттеләр, аның мәгънәсе шунда, цифрлаштыру чорында югары уңыш алу өчен акыллы программаларны белергә кирәк.
Очрашу Индустрии 4.0 куллануның актуальлеге турында фикер алышу белән тәмамланды.