Хәзер фаразлау җиңелрәк булачак: «Агрополия» платформасында һава торышы фаразы өстәлде

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Кулланучылар уңайлыгы өчен «Агрополия» дәүләт мәгълүмат системасының  шәхси кабинетына һава торышы фаразы өстәлде. 

Хәзер, көндәлек хисапны әзерләгәндә, сезнең күз алдында һәрвакыт районыгызның якындагы  берничә көнгә  һава торышы фаразы булачак.     Моның өчен хуҗалыкның адресы гына кирәк. Моның  белән  алдагы  эшләрне планлаштыру күпкә җиңелрәк булачак.

 Шулай ук, һава торышы  тагын  да  төгәлрәк күрсәтелсен өчен, төгәл координатларны (озынлыкны һәм киңлекне) кулдан кертергә мөмкин. Кирәк булганда, узган елларның билгеле бер чорындагы  һава шартлары статистикасын карарга мөмкин. Бу мәгълүматны тиз  һәм дөрес күрсәтергә   мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International