Татарстанда 20 районның 50 мең гектарында саранчалар бар

2013 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференция режимында Татарстан территориясендә саранчаларны ачыклау һәм бетерү буенча киңәшмә уздырды.

Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, “Россельхозцентр” оешмасының ТР буенча филилалы җитәкчесе Тахир Һадиев, муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Бүгенгә республиканың 20 муниципаль районында саранчалар ачыкланган. Куркыныч бөҗәкләр 50 мең гектарда урнашкан. Белгечләр барлыгы 220 мең гектар авыл хуҗалыгы җирен тикшергән.

Корылык булу сәбәпле, әлеге корткычлар арта бара. Марат Әхмәтов билгеләвенчә, галимнәрнең бер-бер артлы корылык еллары булачагы турында фаразлары акланган.

“Бүген безнең корылык буенча проблемаларга тагын берсе – саранчаларның таралуы өстәлде. Берничә ел элек әлеге проблема безнең күршеләргә - Самара, Саратов, Оренбург өлкәләренә генә кагылган булса, быел июнь ахырында Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында - Бөгелмә, Әлмәт һәм Ютазы районнарында саранчаларның кисәк кенә артуы билгеләнгән”, - диде ул.

Моңа бәйле рәвштә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы район җитәкчеләре алдында берничә бурыч куйды. Беренчедән, барлык районнарда башкарма комитетлар башлыклары җитәкчелегендә саранчаларның таралуын туктату буенча оператив штаблар булдыру. Икенчедән, авыл территорияләрен тикшерүне дәвам итү, көтүлек урыннарына, ташландык урыннарга – саранчалар беренче булып урнаша торган урыннарга аерым игътибар итәргә.

Өченчедән, һәр районда, шул исәптән, авыл җирлекләрендә оператив мониторинг буенча мобиль төркемнәр оештырылырга тиеш.

Дүртенчедән, башкарма комитет җитәкчеләренә чараларны, препарат-инсектицидларның запасларын, эшкәртү өчен техниканы һәм индивидуаль саклану чараларын мобилизацияләү мәсьәләләрен эшләп бетерергә кирәк.

Моннан тыш, бөтен районнарда, корткычларның таралуы турында мәгълүматны кабул итү өчен, кайнар линияләр ачарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International