Нурлат районында машина белән сыер саву операторлары һәм терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында һөнәри осталыкка конкурс узды. Чараның тантаналы ачылышында катнашучыларны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.
Машина белән сыер саву операторлары конкурсында 13 конкурсант катнашты. Аларга өч этап узарга кирәк иде: теоретик сорауларга җавап бирергә, сыер саву аппаратын сүтеп җыюда җитезлекләрен күрсәтергә, сыер саву осталыкларын күрсәтергә. Терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында үткәрелгән конкурста 11 белгеч катнашты.
Конкурста түбәндәгеләр җиңүчеләр булды:
“Машина белән иң яхшы сыер саву операторы” (кечкенә КФХлар):
1 урын - Руфия Яруллина ("Ганиева И. И»" КФХсы)
2 урын - Гөлүсә Мостафина ("Шәйдуллин А. А»" КФХсы)
3 урын - Рошания Ибәтуллина («Нурлат сөте» ҖЧҖ)
“Машина белән иң яхшы сыер саву операторы” (эре хуҗалыклар):
1 урын - Ирина Артамонова (“Нурлат сөте” ҖЧҖ)
2 урын - Илһамия Гыйләҗева (“Сөләйманов А. И.” КФХ)
3 урын - Анжелика Яллина («Аграрий» ҖЧҖ)
“Терлекләр үрчетү буенча буенча иң яхшы технолог”:
1 урын - Антонина Семенова (“Нурлат сөте” ҖЧҖ)
2 урын - Светлана Семенова (“Нурлат сөте” ҖЧҖ)
3 урын - Флюра Шәйдуллина (“Шәйдуллин А.А.»” КФХсы).