Россельхозбанкның Үз фермерлыгым (Свое Фермерство) цифрлы платформасында «Эш » сервисында АПК өлкәсендә урнаштырылган вакансияләрнең гомуми саны 13 меңнән артып китте. Татарстан Республикасында сервиста 200 вакансия тәкъдим ителгән. Сервис базасында эш бирүчеләр буларак бөтен Россия буенча барысы 2000нән артык компания тәкъдим ителгән.
Үз фермерлыгым (Свое Фермерство) цифрлы платформасында «Эш» сервисы 2020 елда барлыкка килгән иде һәм шул вакыттан бирле актив киңәя. Аның аерым үзенчәлеге — бары тик авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә вакансияләр һәм резюмелар җыю һәм бастырып чыгару, бу әлеге тармакта эш эзләүне шактый җиңеләйтә. Вакансияләр урнаштыру һәм эш эзләүчеләр белән элемтәгә керү мөмкинлеге эш бирүчеләргә сервис кысаларында бушлай бирелә.
Агросекторның теләсә кайсы предприятиесе теркәлү уза һәм ачык вакансияләр турында мәгълүмат урнаштыра ала. Хәзер сервис кысаларында Россия аграр базарының «Мираторг», «ФосАгро», «Ленин ис. колхоз», «Новая Голландия» кебек лидерларыннан эш буенча тәкъдимнәр бирелгән.
Татарстанда «Ак Барс» холдингына, «Татарстан», «Актаныш», «Зәй», «Азнакай», «Залесный» агрофирмаларына, «Август-Агро» холдинг компаниясенә, «Союз-Агро» компанияләр төркеменә, «Зәй шикәре» заводына эшкә урнашырга мөмкин. Республиканың бу һәм башка компанияләре зоотехникларны, агрономнарны, кошчыларны, ветеринария табибларын, механикларны, азык-төлек продукциясе контролерларын, тракторчыларны, йөк ташучыларны һәм агросәнәгать комплексының башка белгечләрен эзлиләр.
Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән теләсә нинди эш эзләүче сайтта резюме урнаштыра һәм үзенә яраклы эшне сайлый ала. Кулланучылар өчен уңайлы фильтр системасы бар, ул эшне территориаль принцип буенча гына түгел, ә хезмәт хакы, эшнең төре, эш тәҗрибәсе һ.б.лар буенча эзләп табарга һәм сайларга мөмкинлек бирә.