Ростсельмаштан яшь рәссамчылар өчен конкурс

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Ростсельмаш «Кто с агротехникой дружит – об урожае не тужит»  Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр сәнгать иҗаты конкурсы башлану турында игълан итә. 

Ростсельмаш компаниясе 2022 елның 16 маеннан  15 августына  кадәр 6 яшьтән 17 яшькә  кадәрге  балалар һәм яшүсмерләр өчен ачык сәнгать конкурсы уздыра. Чара балалар иҗатына ярдәм итү, шулай ук Россия агросәнәгать комплексы һәм Ростсельмаш заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән кызыксынуны арттыру максатында   үткәрелә.

Конкурста катнашу Россиянең төрле почмакларыннан  булган яшь буынга үзләренең иҗади казанышларын күрсәтү, белемнәрен арттыру һәм агротехниканың төрле модельләре белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирә.

Яшь авторларга Ростсельмаш агромашиналары модельләрендә аграр тармак белгечләренең кырдагы эшен картинада гәүдәләндерергә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге  катлаулы  хезмәтнең данын  арттырырга  тәкъдим итәләр.

Конкурсны Ростсельмаш компаниясе белән Россия Сәнгать академиясе каршындагы В.И. Суриков исемендәге  Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты   оештыралар.   

 Конкурста гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, сәнгать мәктәпләренә яки студияләренә йөрүчеләр, шулай ук сәнгать белән мөстәкыйль шөгыльләнүчеләр һәм гади һәвәскәрләр катнаша ала.

Конкурска объектив нәтиҗә ясау өчен барлык конкурсантлар яшь төркемнәренә бүленә, сайлап алуның берничә этабы  уздырыла, эшләрне күрсәтеп бару  һәм   лауреатларны бүләкләү   конкурс шартлары нигезендә башкарыла.  Конкурста катнашу ачык һәм түләүсез.

 Планшетлардан, сувенир җыелмаларыннан һәм башка кызыклы бүләкләрдән тыш, бу яңа  талантлар  иҗатына   юл ачу  өчен балаларга зур тәҗрибә  булачак. 

Ачык сәнгать конкурсында катнашу шартларын Ростсельмаш сайтында,   түбәндәге  сылтама буенча кереп,   җентекләп өйрәнергә мөмкин:  https://rostselmash.com/company/social-responsibility/udozhestvennyy-konkurs-kto-s-agrotekhnikoy-druzhit-ob-urozhae-ne-tuzhit/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International