Тукай районында язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләделәр

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

5 апрельдә Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов,   авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХ җитәкчеләре катнашында "Гигант" ҖЧҖ хуҗалыгы территориясендә семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмәнең төп темалары түбәндәгеләр булды: терлек азыгы запасының торышы, терлекләрне карау, идентификацияләү, район хуҗалыкларында чәчү өчен  орлык материалының торышы белән танышу, биопрепаратлар куллану, орлык материалын агулау һәм чәчүгә әзерләү, үзйөрешле техниканың  техник торышын тикшерү, хезмәтне саклау һәм иминлек техникасы.

Район башлыгы,  узган ел районның авыл хуҗалыгы өчен җиңел булмады, дип  билгеләп үтте  һәм агымдагы елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен, фермерларны чәчү кампаниясенә, чәчүлекләрне тукландыруга җаваплы карарга өндәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International