Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты.

Очрашуда Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Злаков катнашты. Яклар Якутия АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда Татарстанның катнашуы турында фикер алыштылар. Юбилейны бәйрәм итү кысаларында Саха Республикасында Татарстан Республикасы көннәре узачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарлы булулары һәм 2021 елның июнендә Казанда Саха (Якутия) Республикасы көннәрен оештырганнары   өчен рәхмәт белдерде.

 Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июнендә Якутиядән  кунаклар килү  кысаларында Якутиянең эре агрохолдингы «Агрохолдинг Туймаада» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашу уздырдылар. Якутиядән килгән хезмәттәшләр белән агросәнәгать комплексы предприятиеләренә чыктылар, аларга Питрәч районындагы эшкәртү предприятиеләрен һәм терлекчелек комплексын күрсәттеләр, АПКны цифрлаштыру процессы һәм агросәнәгать комплексы казанышлары белән таныштырдылар. Хезмәттәшлекне һәм тупланган уңай тәҗрибә белән  алмашуны алга таба да дәвам итәргә  килештеләр.

Рөстәм Миңнеханов, уртак чаралар уздыру төбәкара элемтәләрне үстерүгә яңа импульс бирәчәк, дип ышандырды.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында хезмәттәшлек икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турындагы килешү һәм аны гамәлгә ашыру буенча 2023 елга кадәр каралган  чаралар   планы кысаларында дәвам итә.   

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International