Татарстанда илкүләм проект буенча бизнес алып бару өчен түләүсез хезмәтләр күрсәтүгә гаризалар кабул итү башланды

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

2022 елда Татарстан эшкуарлары «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында бизнесны сертификацияләү, бухгалтерия алып бару, маркетплейсларга чыгу, эшлекле күргәзмәләрдә катнашуга түләү буенча, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен    хезмәт  күрсәтүләрдән бушлай файдалана     алалар.

Гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының “Минем бизнес” төбәк үзәгендә аерым  даталарга кадәр генә кабул ителә.

 - Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен - җитештерелә торган продукциянең тәңгәллек сертификатына, шул исәптән орлыкларны сертификацияләү буенча  хезмәтләр күрсәтүгә гаризалар  30 апрельгә кадәр кабул  ителә.

- Бухгалтерлык һәм салым исәбен алып баруга, хисап әзерләү һәм тапшыруга, кадрлар белән эшләү һәм хезмәт хакын исәпләүгә  гаризалар, шулай ук салым консультациясенә һәм юридик хезмәтләр күрсәтүгә  гаризалар 1 июльгә кадәр кабул ителә.

- Сыерларны орлыкландыру хезмәте күрсәтүгә гаризаны 1 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

 - Россия Федерациясе территориясендә эшлекле күргәзмәләрдә катнашу өчен түләүгә гаризаны 1 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Хезмәтләр күрсәтү белән тулырак Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды сайтында танышырга мөмкин: https://fpprt.ru/dostupnye-mery-podderzhki-centra-podderzhki-predprinimatelstva/.

Ярдәм чараларына барлык гаризалар да Россия  Федерациясе   МСПның   цифрлы платформасында бары  тик электрон адрес буенча гына рәсмиләштерелә: https://мсп.рф/.

Республикада эшкуарлар файдалана  ала  торган   барлык ярдәм чаралары буенча консультацияләрне кайнар линия телефоны 8(843) 524-90-90 аша алырга мөмкин.

   

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International