Саба, Кукмара һәм Әтнә районнары хуҗалыклары цифрлы трансформациягә әзер

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

«АПКда цифрлы трансформация» дигән  квалификация күтәрү курсы буенча беренче агымда катнашучылар укуларын төгәлләделәр. Һәр хуҗалык предприятиене цифрлы трансформацияләү  буенча үз планын эшләде һәм яклады.                 

Беренче агым 21 мартта башланган  иде, анда Саба, Кукмара һәм Әтнә районнары хуҗалыклары җитәкчеләре һәм бухгалтер-икътисадчылары катнашты.

Дәресләр IT-парк һәм Иннополис университеты базасында узды. Курс тренинглар форматында 7 көнлек интенсивтан гыйбарәт, курс спикерлары һәм экспертлары - предприятиеләрне  цифрлы трансформацияләү өлкәсендә әйдәүче белгечләр.

 Тыңлаучылар цифрлы трансформацияләү нигезләре белән таныштылар, предприятие белән идарә итү инструментларын, цифрлы технологияләрне куллану ысулларын һәм хуҗалыкны автоматлаштыру алымнарын өйрәнделәр. «Бик кызыклы һәм актуаль булды. Заманча адекват якын килү сизелә» -  курс  турында шундый  фикерләр әйттеләр.

Курсны узган хуҗалыклар АХТПны автоматлаштыруга ярдәм итү программасында катнаша алалар һәм 50% хакын финанслашу шартларында автоматлаштыру системасын  сатып ала  алачаклар.

Икенче агым дәресләре 6 апрельдә Иннополис университетында башлана. Төгәл мәгълүматны  + 7 927 241 93 46   телефоны  аша  алырга  мөмкин. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International