Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Комиссиясе илкүләм проектлар турында мәгълүмат бирү һәм аларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырыш уздырды, аның барышында «Илкүләмпроектлар: Татарстан-2021» республика фотоконкурсына йомгаклар ясалды. Лауреатларга һәм җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, социаль инфраструктураны һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча илкүләм проектларны һәм гамәлдәге программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. “Без Россия Президенты Владимир Путин һәм республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән башланган илкүләм проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруга йомгак ясыйбыз. Бу бик кирәкле һәм тормышчан программа, анда республиканың барлык районнары да актив катнаша”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Фотоконкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына күчеп, парламент башлыгы, әлеге проект республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышына һәм нәтиҗәләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. “Фотоконкурс аша кешеләр үз ишегалларының ничек төзекләндерелүен, мәдәният һәм спорт объектлары төзелүен, юлларның ничек тәртипкә китерелүен күрсәтәләр. Без кешеләргә шуны күрсәтәсебез килде, сезнең катнашыгызда әлеге проектларның гамәлгә ашырылуын хакимият органнары өстенлекле итеп күрә”.
Конкурсның төп призы Гран-при булды. Аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Ногуманов лаек булдылар.
Конкурсантларның эшләрен район мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, яшьләр һәм күпфункцияле үзәкләрдә эшләгән күчмә һәм мультимедиа күргәзмәләрендә күрергә мөмкин иде.