Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан заявкалар кабул итү турында игълан итә

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, товар һәм нәселле таналар һәм бер  мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар  сатып алуга, өч яшьтән зуррак  бияләр тотуга, савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм кәҗә бәтиләре  тотуга чыгымнар өлешен  каплау өчен субсидияләр алуга заявкалар кабул итү турында  игълан итә. Сайлап алу 2022 елның 29 мартыннан 2022 елның 28 апреленә кадәр үткәрелә.

Субсидияләр алуга сайлап алуда катнашу өчен шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы граждан «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасының (алга таба – сервис) http://subsidiya.tatar.ru яки http://subsidiya.tatarstan.ru рәсми сайтында йә «Минем субсидияләр» мобиль кушымтасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталында www.gosuslugi.ru шәхси кабинетны авторлаштыра, моның  өчеен «Электрон рәвештә  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кулланыла торган мәгълүмат системаларының мәгълүмати-технологик хезмәттәшлеген тәэмин итүче инфраструктурада идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы» мәгълүмат системасында расланган исәпкә куелу   язмасыннан файдаланырга  кирәк. 

 Шәхси кабинетны мөстәкыйль ачу һәм (яки) Сервиста заявка бирү   өчен техник мөмкинлекләр булмаган очракта, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы граждан  Идарәгә яки Башкарма комитетка үзенең шәхси  кабинеты аша   шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы граждан исеменнән  заявка бирү өчен     мөрәҗәгать итә ала.

Агымдагы елда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру максатларында субсидияләрнең максималь ставкалары түбәндәгечә арттырылды:

 таналар һәм бер  мәртәбә бозаулаган  яшь сыерлар  сатып алу өчен бер баш терлеккә 60 мең сумга кадәр;

нәселле таналар һәм бер  мәртәбә бозаулаган  яшь сыерлар сатып алу өчен бер баш терлеккә 70 мең сумга кадәр;

сөтчелек юнәлешендә кимендә 8 баш  сыерга мини-фермалар төзү өчен  - 600 мең сумга кадәр һәм кимендә 5 баш сыерга - 300 мең сумга кадәр.

Заявкаларны сайлап алу турында мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырыла: https://agro.tatarstan.ru/otbor-prodolzhaetsya-5710129.htm

Тулырак мәгълүматны    (843) 221 76 54 телефоны аша  алырга  мөмкин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International