Татарстан Республикасы «Честный ЗНАК» тамгасы белән су җитештерү буенча бөтен Россия күләмендә топ-10 төбәк арасына керә

2022 елның 25 марты, җомга

Россиядә 1 марттан суны цифрлы маркировкалау башланды. Безнең республика җитештерүчеләрне «Честный ЗНАК» тамгасы  белән   маркировкалау системасына кертү  буенча бөтен Россия күләмендә беренче унлыкка керде  һәм Идел буе федераль округы буенча 1нче урынны  алды. Төбәктә 390 компания бар, шул исәптән 24 җитештерүче суны  савытларда чыгаралар, импортерлар һәм күпләп-ваклап сату компанияләре бар.

Цифрлы маркировкалау Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 31 маендагы 841 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләр нигезендә уза. Инде 2021 елның 1 декабреннән үк Россиядә җитештерелә яки аңа кайтарыла торган шешәләргә тутырылган  барлык минераль су DataMatrix-кодлар белән маркировкалана. Маркировканың төп максаты – шешәләргә тутырылган   су базарының  ачыклыгын тәэмин итү. Сатып  алучылар  «Честный ЗНАК»  кушымтасы  ярдәмендә турында тулы мәгълүматны ала, җитештерүчедән алып кибет киштәсенә кадәр булган чылбырны күзәтә алалар. Компанияләргә исә,  намуссыз җитештерүчеләрдән котылып,  базарда үз өлешләрен арттыру мөмкинлеге бирелә.

 «Честный ЗНАК»та теркәлгән җитештерүчеләр һәм импортерлар ЦРПТ системасы операторыннан үзе  чыгарган товарның хәзерге  хуҗасы турында,   әйләнештә булган һәм сатылган товарларның саны, хәтта аларны сату   нокталары  адреслары  турында   белешмәләр һәм аерым төбәкләрдә үз товарларына уртача ваклап  сату  бәяләре  турында мәгълүмат ала алалар.   Бу брендларны  тагын бер ышанычлы цифрлы яклау инструменты белән тәэмин итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International