АГРОКӨЧ 47,6 млрд сум табышка чыкты һәм 5 млрд сум инвестиция кертүне планлаштыра

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

2021 елда АГРОКӨЧ табышы 47,6 млрд. сумга  җитте.  Холдингның төп предприятиеләре: «Чаллы-Бройлер» үзенең финанс күрсәткечләрен - 25%ка, “Агрокөч-Чаллы.МПК” - 26%ка,    “Агрокөч-сөт” - 8%ка,   Актаныш ХПП (он, катнаш азык, май сатуны) - 26%ка арттырды. 2021 елда АГРОКӨЧ үз проектларын үстерүгә 3,9 млрд. сум акча юнәлдергән.

 “Табыш күрсәткечләренең уңай динамикасын чи  һәм тирәнтен эшкәртелгән кош итен сату  өлкәсендә бизнес-стратегияне гамәлгә ашыру, бизнес-процессларны оптимальләштерү, кош-корт һәм шикәр продукциясен сату базарларын киңәйтү, шул исәптән экспорт юнәлеше буенча,  шулай ук игенчелек өлкәсендә инновацияләр һәм үсемлекчелекне цифрлаштыру тәэмин итте. 2022 елда без проектларга 5 млрд. сумнан артык инвестиция кертүне планлаштырабыз. Ярымкаты һәм рассолдагы сырлар җитештерүгә, «Азнакай» сөт комплексының икенче чиратын төзүгә, кош итеннән ярымфабрикатлар линейкасын киңәйтүгә, шулай ук элеваторлар һәм шикәр заводы куәтләрен реконструкцияләүгә һәм модернизацияләүгә  аерым  игътибар юнәлтәбез», - дип билгеләп үтте холдингның генераль директоры Светлана Барсукова.

 2021 елда АГРОКӨЧ чит илгә продукция чыгару  күләмен 159%ка арттырды. Гомуми экспорт күләме 6,1 млн.долларга  җитте. Холдинг чит ил партнерларына барысы 9 мең тонна продукция җибәргән. Светлана Барсукова сүзләренә караганда, төп географик юнәлешләр: Казахстан, Үзбәкстан һәм Әзербайҗан, продукциянең барлык төп категорияләре эксортлана, болар - кош ите, тирән эшкәртелгән продукция, сөт продукциясе һәм шикәр.  

 Авыл хуҗалыгы холдингының планында - сыр җитештерү линиясен ачу, предприятиеләрне модернизацияләү, мегафермалар төзү һәм чыгарыла торган продукция линейкасын киңәйтү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International