Татарстанда «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының 2021 елгы эшчәнлегенә йомгаклар» темасына онлайн режимында видеоконференция узды. Конференциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары − Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, филиал җитәкчеләре һәм белгечләре, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының районара һәм район бүлекләре башлыклары һәм баш белгечләре катнашты.
Видеоконференция барышында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков чыгыш ясады һәм 2021 елда филиал эшчәнлегенә йомгаклар ясады. Ул республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә күрсәтелгән хезмәтләр турында сөйләде: бөртекле, кузаклы һәм ярма культураларының орлык фондын яңарту, республикада чәчелә торган орлыкларга фитопатологик анализ үткәрү һәм аларның чәчү сыйфатын билгеләү, грунт сорт контроле һәм фитосанитар мониторинг нәтиҗәләре, шулай ук Татарстанның 43 муниципаль районында филиал белгечләре тарафыннан башкарыла торган башка эшләр турында сөйләде.
Виталий Новичков «АгроЭксперт» мәгълүмат системасына аерым игътибар бирде, аның мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде. Бу программага 2021 елда өстәмә функцияләр кертелгән: сугарулы җирләр, орлык чәчүлекләре мониторингы, төрле формалар буенча хисаплар тапшыру, зарарлы объектлар буенча фитокарталар булдыру, болар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә вакытында яклау чараларын оештырырга һәм үткәрергә мөмкинлек бирә. Узган елның октябрендә программа Роспатентта теркәлгән һәм Россия Федерациясенең 76 төбәгендә эшли башлаган.
Киңәшмәдә шулай ук үсемлекләрне биологик яклау чаралары, шул исәптән файдалы бөҗәкләр җитештерү турында да сүз барды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары − Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан игенчелек (орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау) өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген һәм зарурлыгын ассызыклады, 2022 елга филиал белгечләре алдына яңа бурычлар билгеләде, барысына да эшләрендә уңышлар һәм сәламәтлек теләде.