«Фермер мәктәбе»ндә бушлай уку өчен 40 яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе сайлап алынды. Программа Россельхозбанк белән берлектә гамәлгә ашырыла. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында уза.
Республиканың барлык районнары фермерларында укуга кызыксыну булуы күзәтелде. Катнашучыларның күбесе (6 кеше) – Минзәлә районы фермерлары, шулай ук Биектау, Әгерҗе, Тәтеш, Лениногорск районнарыннан өчәр АПК вәкиле.
Укулар 22 октябрьдә башлана. Катнашучылар «Терлекчелек», «Кошчылык», «Атчылык», «Үсемлекчелек» юнәлешләре буенча «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» дигән яңадан һөнәри әзерләүнең 252 сәгатьлек программасын узачаклар, соңыннан аларга билгеләнгән үрнәктәге диплом биреләчәк. Тематик-укыту планында - АПКның уңышлы предприятиеләрендә теоретик дәресләр һәм күчмә мастер-класслар уздыру. Укыту программасы һәм катнашучыларның тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.