Марат Җәббаров Европадагы иң эре дилер үзәгендә булды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Проминтел-Агро» компаниясенең HARVEST CENTERында булды. Ул Европада CLAASның  иң эре дилер  үзәге булып тора.

«Проминтел-Агро» ҖЧҖ - ул 6 халыкара компаниянең рәсми дилеры, Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасы һәм оригиналь запас частьләр белән  иң төп тәэмин итүче. Нәтиҗәле агросәнәгать җитештерүе өчен шартлар тудыру - компания эшчәнлегенең нигезе. 

Марат Җәббаров офис бинасы белән танышты, складларны һәм сервис үзәген карап чыкты.  Дилер үзәге янында яткын  кырлар бар, анда эшләр бары тик дилеры шушгы компания булган техника белән генә башкарыла, бу аны эш барышында  бәяләргә ярдәм итә.

"Проминтел-Агро"- республиканың уңышлы үсештәге  компаниясе. Барлык дәрәҗәдәге белгечләрнең оешкан төстә эшләве  авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр алдында торган бурычларны оператив хәл итәргә ярдәм итә", - дип билгеләп үтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International