Казанда һәм республиканың эре шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Бүген, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6дан Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. 15 сәүдә мәйданчыгында Арча, Кукмара, Балтач, Кайбыч, Яңа Чишмә, Спас һәм башка муниципаль районнардан китерелгән яшелчәләр, ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, җиләк-җимеш, шикәр комы, он, авыл  каймагы  сатып алырга мөмкин иде.

Ямашев урамындагы мәйданчыкны Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков йөреп чыкты. Ул мондый сәүдә төренең югары социаль әһәмияткә  ия  булуын   билгеләп үтте.

 «Быел халык ихтыяҗын тәэмин итү өчен продукцияне 2 мәртәбә күбрәк китерергә туры килә. Күргәнегезчә, иртәнге сәгать 7дә үк халык бик күп килгән була. Шәһәр халкы кулай бәяләрдән кирәкле барлык әйберләрне  сатып ала алсын өчен өстәмә продукция дә китерәбез», - дип билгеләп үтте ул журналистлар белән әңгәмәдә.

Быелгы  ел стандарт булмады,  аномаль эсселек  планлаштырылган уңышка ирешүгә комачаулады. Республикада барлык яшелчәләрнең дә диярлек сугарулы булуы коткара.

Шуны әйтеп  китәргә кирәк, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне оештырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре зур социаль әһәмияткә ия. Фермерлар өчен бу – җитештерелгән продукцияне сату мөмкинлеге булса, ә шәһәр халкы өчен - бер урында һәм арзанрак  бәяләрдән иң кирәкле һәм  сыйфатлы  әйберләрне сатып алу мөмкинлеге.

Гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре 25 декабрьгә кадәр эшләячәк.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International