Татарстан аграрийларының видеодәресләр ярдәмендә авыл хуҗалыгын алып бару нечкәлекләрен дистанцион рәвештә үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Авыл хуҗалыгы буенча бушлай онлайн-трансляцияләр Үз Фермерлыгым (Свое Фермерство) платформасында «Агролайф» бүлегендә уза.
Катнашу өчен платформага керергә кирәк, кушылырга һәм 24/7 форматында аграр юнәлеш буенча үзең өчен кызыклы булган нәрсәләрне тыңларга мөмкин. Фермерлар белем бирү вебинарларында катнаша, авыл хуҗалыгы техникасы яңалыклары белән таныша алалар. Моннан тыш, платформа кысаларында җитештерүгә онлайн-экскурсиягә дә эләгергә йә заманча биопрепаратларны лаборатор сынауларда катнашырга мөмкин.
Видеодәресләрне АПКның фәнни-тикшеренү институтларының профессорлар-укытучылар составы, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары җитештерүчеләр вәкилләре уздыра. Әйдәүче экспертлар ил селекциясенең алдынгы казанышлары һәм энтомофаглар ярдәмендә уңышны органик яклау үзенчәлекләре, фермерларга ярдәм чаралары, бакча җиләк-җимешләрен үстерү үзенчәлекләре, авыл хуҗалыгында спутник мониторингы, органик җитештерү һәм акыллы фермерлык турында сөйлиләр.