Буа районында туфракны төп эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар узды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Бүген Буа районында туфракны төп эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Рафаэль Фәттахов, Буа районы башлыгы Рәнис Камәртдинов, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, механикалаштыру буенча консультантлар, белгечләр, авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре, агрономнар, шулай ук дилер оешмалары вәкилләре катнашты.

Агымдагы вәзгыять турында сөйләштеләр, шул исәптән көзге культуралар мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Россия Авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре туфракны эшкәртү нигезләрен искә төшерделәр, алга таба  эшләнергә  тиешле гамәлләр турында тәкъдимнәр әйттеләр. Билгеле булганча, ел катлаулы булды, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре аны корылыклы һәм уңышсыз 2010 ел белән чагыштыралар.

 - Семинарны оештырган өчен Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт. Сез барыгыз да белгечләр, үз эшегезне беләсез, әмма моңа карамастан, бүген кемнең ничек эшләгәнен, нәрсә кулланганын һәм нинди нәтиҗәләргә ирешүен карарга кирәк. Узган 2020 елда без республика буенча 235 мең тонна бөртеклеләр җыеп алдык, агымдагы елда район буенча 95 мең тонна ашлык җыеп алынды. Кырларда график һәм план нигезендә эшләр дәвам итә. Шулай ук техниканы яңарту буенча да эш алып барыла. Без катнашкан программалар өчен Министрлыкка һәм Президентыбызга рәхмәт, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Буа районы башлыгы Рәнис Камәртдинов.

 Ул шулай ук, районның ике хуҗалыгы шикәр чөгендере уңышын җыюга керештеләр, дип билгеләп үтте. Бүгенге көнгә уртача уңыш - 400 ц/га.

Семинар кысаларында чарада катнашучылар көзге чәчү үзенчәлекләре, туфракны төп эшкәртү алымнары белән таныштылар. Семинарның зур өстенлеге авыл хуҗалыгы техникасын, запас частьләрне һәм аларга комплектлау өлешләрен сатучы эшкуарларны  чакыру иде. Алар семинарда катнашучыларны сезонлы кыр эшләрен уздыру чорына үз продукциясенең ассортименты белән таныштырдылар, шулай ук белешмә материаллар тараттылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International