Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды. Җыелышта республиканың 43 районы катнашты.
Киңәшмәдә «Россельхозбанк»тан Үз фермерлыгым (Свое Фермерство) сервисы мөмкинлекләре һәм фермер хуҗалыклары өчен аның файдасы турында фикер алыштылар. Үз фермерлыгым - банк мөмкинлекләрен һәм агротехнологияләрне берләштерү ул.
Кушымта агробизнесның барлык эш процессларын камилләштерү өчен булдырылган. Биредә түбәндәгеләрне башкарырга мөмкн:
- Авыл хуҗалыгы өчен товарлар сатып алырга;
- Сатып алучыларны табарга;
- Агротехнологияләрнең һәм аларны куллануның үзенчәлекләрен аңларга;
- Ветеринар һәм зоотехниклар консультациясен алырга;
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдар булырга;
- Вакансияләр урнаштырырга һәм хезмәткәрләр табарга;
- Эш табарга.
Мәйданчыктан файдалану – бу вакытны азрак сарыф итү, чыгымнарны оптимальләштерү һәм нәтиҗәлелекне арттыру.