Казанда Төбәкара виноград күргәзмәсе узачак

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрьдә Казан аграр университетында Виноград - 2021 күргәзмәсе узачак. Бу - Виноградчылар ассоциациясе, Бакчачылар берлеге, Казан дәүләт аграр университеты һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының уртак проекты. Чарада бөтен республикадан виноградчылар катнаша.

Күргәзмәнең бурычлары - бакчачылыкны һәм виноград үстерүне популярлаштыру һәм пропагандалау, күргәзмәдә катнашучылар, бирегә килүчеләр һәм кунаклар арасында тәҗрибә алмашу һәм, әлбәттә, виноградның иң яхшы сортларын һәм гибрид төрләрен ачыклау. Шулай ук Татарстанның истәлекле урыннарында булу һәм виноград кырларына  чыгу      планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International