Әлки районында кукуруз һәм көнбагыш үстерүнең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бүген Әлки муниципаль районында «Восток Зернопродукт» АҖ базасында кукуруз һәм көнбагыш үстерү буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Владимир Сотченко, «Восток Зернопродукт» АҖ генераль директорының үсемлекчелек буенча беренче урынбасары Тәфкил Исмәгыйлев, шулай ук 11 муниципаль районның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, агрономнар һәм инженерлар катнашты.

Кунаклар көнбагышның 21 гибриды, кукурузның 29 гибриды үсә  торган чәчүлекләрне карадылар. Комбайннарны көйләү, ашлык кукурузын җыюның барышы, шулай ук туңга сөрү үзенчәлекләре күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International