«Бакча - 2021»: Бәйрәм кунакларын Татарстан бакчачылары ни белән шаккатырды

2021 елның 4 сентябре, шимбә

«Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачы көне - 2021»  бакча-яшелчәчелек   хуҗалыгы күргәзмә-фестивале ачылды. Бу мәйданчыкта республика  бакчачыларының бәйрәме бишенче тапкыр уздырыла. Быел чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин бар иде.

Алар республиканың төрле районнарыннан китерелгән  продукция  күргәзмәсен карап чыктылар. Һәр район бакчачылары үзе үстергән һәм әзерләгән продукциясе белән мактана: биредә бик зур кабаклар, виноградның 50дән артык сорты, алма чипсылары, ашарга яраклы чәчәкләр, чәй, сыр һәм башка төрле тәмле-томлы  әйберләр бар  иде. Кунакларны барысы да сый-нигъмәтләр һәм матур концерт программасы белән каршы алды. Моннан тыш, чара кысаларында Татарстанның иң яхшы бакчачылары бүләкләнде.

 «Без, бакчачылар, хәзер үзебезне Авыл хуҗалыгы министрлыгының бер өлеше итеп тоябыз. Без Татарстан игенчелеген үстерүгә кулдан килгәнчә өлеш кертәбез. Безнең бакчачылар үз участокларында  эшләп кенә калмыйлар, ә   анда балаларын, оныкларын, оныкчыкларын да тәрбиялиләр. Шуңа күрә без үзебезнең участокларда тулы программа буенча ял итәргә мөмкин булырлык итеп  эшләргә тиеш. Мин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бүгенге кебек бәйрәмнәр оештыра алуыбыз өчен бик рәхмәтле», - дип билгеләп үтте Владимир Дейнекин.

Билгеләп үтәргә кирәк,  бүгенге көндә республиканың 23 районында коммерциячел  булмаган 950 бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте эшли.

 «Барлык бакчачыларны да әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлыйсым килә! 5 ел инде бездә бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасы эшли. 5 ел эчендә республика бюджетыннан моңа 2,7 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Болар - керү юлларын ремонтлау да, су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү дә, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын ремонтлау да. Үз участокларында эшләүчеләргә, бакча культуралары үстерүчеләргә, ахыр чиктә, ял итәргә, мунчага йөрүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнә бу», - дип, мөрәҗәгать итте бүгенге  бәйрәмгә килүчеләргә  Рөстәм Миңнеханов.

«Бакчачы көне - 2021» күргәзмә-ярминкәсе «Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында иртә таңнан 14 сәгатькә кадәр барды. Шәһәр халкы күпләп бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен  сатып алды, лотерея уйнатуда  һәм мастер-классларда катнашты.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International