“Үз фермерлыгым” экосистемасы авыл хуҗалыгы хайваннарын сайлау һәм сатып алу процессын җиңеләйтә

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Россельхозбанктан Үз фермерлыгым экосистемасында теләсә кайсы фермер тиз арада онлайн режимында  терлекләр сатып алырга  мөмкин.  Ә "Терлек паспорты" дигән цифрлы  яңа сервис аның сәламәтлеге турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Үз фермерлыгым  маркетплейсында  бөтен Россия буенча терлекләр сату турында 1000нән артык тәкъдим бирелгән. Сыерлардан, кәҗәләрдән һәм дуңгызлардан тыш, каталогта атлар, сарыклар, тәкәләр, таналар, бозаулар, бәрәннәр, чебиләр, тавыклар һәм хәтта бал кортлары да бар.

 «Авыл хуҗалыгы хайваннары» каталогы эзләү, сайлау һәм сатып алу процессын шактый җиңеләйтә. Бәяләрнең төрлелеге һәм  сайлау мөмкинлегенең  булуы    сатып алучының теләсә  нинди практик таләбен канәгатьләндерергә мөмкинлек  бирә.  Ә шунда  ук кирәкле  товарларның   һәм сервисларның  булуы  терлекчеләрнең теләсә нинди ихтыяҗларын бер урында һәм өеннән чыкмыйча, цифрлы форматта тормышка ашырырга  мөмкинлек бирә. Бу АПКның кече һәм микробизнес вәкилләренең сезонлы чыгымнарын шактый киметә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International