Хөрмәтле Татарстанлылар, авыл хезмәтчәннәре һәм Республика кунаклары!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Республика көне белән чын күңелдән котлыйм!
Татарстан Россия төбәкләре арасында, һичшиксез, лидер булып тора. Моңа республикада динамик үсештәге икътисадый, сәнәгати, социаль өлкәләр атмосферасында төрле диндәге һәм төрле милләт кешеләренең дустанә һәм бер-берсен ихтирам итеп яшәүләре өчен кирәкле бөтен шартларның булуы этәргеч бирә.
Заманча җитештерү комплекслары төзү, халыкны социаль яклау, шәһәрләрдә һәм авылларда юл-транспорт структурасын үстерү, уңайлы мохит булдыру - болар барысы да соңгы дистә елларда күзгә ташланырлык үзгәрешләр. Безнең күз алдыбызда - ничек итеп һәм нинди темпларда заманча автомагистральләр сузыла, торак йортлар торгызыла, социаль берләшмәләр, агросәнәгать предприятиеләре төзелә, эре инвестицион проектлар тормышка ашырыла.
Татарстан тарихыннан күренгәнчә, аның халкының тырыш, фидакарь хезмәте һәрвакыт безнең уңышларыбызның нигезен тәшкил итте һәм моның алга таба да шулай булачагына ышанычым зур. Республикабызны торгызуга һәм үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына рәхмәтлебез.
Сезгә ихластан нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, киләчәккә якты өметләрегезнең, шәхси һәм эш планнарыгызның тормышка ашуын телим.
ТР Премьер министры урынбасары –
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җәббаров